Яшәү барыбер кызык! Айдар Фәйзрахманов. Туган көн концерты
2026 нчы елның 30 нчы гыйнварында Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Г. Тукая исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Айдар Фәйзрахманов иҗат иткән җырлардан торган, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының симфоник оркестрына кушылып, популяр җырчылар - Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, халыкара конкурслар лауреатлары Сөмбел Кыямова, Динар Шәрәфетдинов һәм авторның үзе башкаруында “Яшәү барыбер кызык” дип аталган концерт булачак. Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концертның бизәге булып, үзенең матур чыгышлары белән тамашачыларның күңеленә хуш килер, дигән өметләр белән, без сезне концертыбызга көтеп калабыз!
Выбранные билеты должны быть оплачены в течение 30 минут.
Приобретённый Вами электронный билет предъявите при входе в филармонию.